22 августта Кошевой урамындагы 30 нчы йорт янында тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
Мәйданчыкны ачу зур бәйрәмгә әверелде. Яңа мәйданчыкны ачу тантанасына чакырылган кунаклар - «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Айрат Хәбиров, шулай ук Лениногорск районының капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Денис Сарычев тантаналы төстә тасманы кистеләр, теләкләрен җиткерделәр.