"Юбилейный" паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында бәйрәм үтте. Шәһәр һәм район мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга керергә җыенучы 150 балага портфельләр тапшырылды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов балаларны бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде. Әлеге бәйрәмне бүләк итүчеләр - хәйриячеләр: депутатлар, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләргә рәхмәтен җиткерде.
Бәйрәмдә балалар өчен уен программасы әзерләнгән иде.