Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Республика көне, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре һәм Шәһәр көнен үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.
Лениногорск мәшгульлек үзәге эшсезләрне бушлай укырга чакыра. 4 разрядлы шәхси сакчы белгечлеге буенча укытачаклар.
24-27 августта "Лениногорск утлары" ике төр чаңгы ярышы буенча Бөтенроссия ярышларыи үтте. Анда Россия һәм татарстанның төрле шәһәрләреннән 58 спортчы катнашты.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 27 августта республика территориясендә көчле җил көтелә.
Республика буенча Росреестр идарәсе республика халкын Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы (ЕГРН) мәгълүматларын үзвакытында яңартырга чакыра.
Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә укучылары VIII Бөтенроссия балалар әдәби марафонында актив катнаштылар һәм 22 августта бүләкләү өчен Казан шәһәренә чакырылдылар. Марафонны оештыручылар-Татнет фонды директоры Раил Гатауллин Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә Данил Салихов.
Күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, шул исәптән күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керү белән бәйле рәвештә, 27 август көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәвенә алу сораулары буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2019 елның 16 августында Казанда автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында автомобиль ярышлары буенча «Автоледи» республика конкурсы узды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә ел саен «Куркынычсыз тәгәрмәч» район конкурсы призерлары «Дзержинец»балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итәләр.