Лениногорскида универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2019 елның 23 августы, җомга

22 августта Лениногорскида яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. 

Әлеге мәйданчык Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте белән янәшә урнашкан. Чакырылган кунаклар: "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" МКУ начальнигы Айрат Хабиров, "Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте" директоры Наталья Тимакова чыгыш ясадылар. Кунаклар өчен «Сенсация» җыры белән педагогика көллиятенең 2 нче курс студенты Элина Кашапова чыгыш ясады.

Аннары яңа мәйданчыкта көллиятне тәмамлаган элеккеге студентлар һәм бүгенге студентлар арасында баскетбол буенча беренче иптәшләрчә уен узды. Спортчылар медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International