"Куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурсы җиңүчеләре «Дзержинец» лагеренда ял итте

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә ел саен «Куркынычсыз тәгәрмәч» район конкурсы призерлары «Дзержинец»балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итәләр.

Икенче ел рәттән анда ял итүгә 12 нче лицей укучылары лаек була.  Смена кысаларында укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик дәресләргә йөриләр, автошәһәрдә практика үтәләр һәм махсус мәйданчыкта велосипедта фигуралы йөртү күнекмәләрен ныгыталар, шулай ук тематик конкурсларда, квестларда һәм иҗади кичәләрдә катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International