Татарстан Росреестры республика халкын мәгълүматларын үзвакытында яңартырга чакыра

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Республика буенча Росреестр идарәсе республика халкын Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы (ЕГРН) мәгълүматларын үзвакытында яңартырга чакыра.

Аларны яңарту кирәк вакытта сезнең белән вакытында керергә һәм өченче затларның законсыз гамәлләрен булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Бу турыда республика буенча Росреестр идарәсе җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатты.

Күчемсез милек һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүматлар  реестрга гариза нигезендә кертелә. Аларның кайберләре күп еллар элек кертелгән. Әгәр шул вакыт эчендә телефон номерыгыз, адресыгыз яисә башка мәгълүматларыгыз үзгәрде икән, МФЦга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Үзгәреш 3 эш көне дәвамында кертеләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International