Лениногорск автосөючесе беренче унлыкка керде

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 16 августында Казанда автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында автомобиль ярышлары буенча «Автоледи» республика конкурсы узды.

Татарстанның барлык районнарыннан  69 хатын-кыз көч сынашырга килгән. Лениногорск районы данын Диана Закирҗанова яклады. Диана нефть тармагында эшли, спорт белән шөгыльләнә. Ул беренче унлыкка керде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International