Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов Республика көне, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре һәм Шәһәр көнен үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Республика көне, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре һәм Шәһәр көнен үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Артур Мөхәмәтшин, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, башкарма комитет бүлекләренең началҗниклары, урынбасарлары, хокук саклау органнары, предприятие вәкилләре катнашты.  

Бәйрәм 30 августта узачак. Ул көнне иртәдән кичкә кадәр күптөрле мәдәни, спорт чаралары узачак, объектлар ачылу булачак. Шулай ук күргәзмәләр оештырыла, үзешчән һәм чакырылган артистлар чыгышы, оешма һәм предприятие җитәкчеләрен бүләкләү булачак. Бәйрәм салют белән төгәлләнәчәк. Бәйрәмнең төп өлеше “Юбилейный” паркында узачак, шулай ук түбән сулык һәм Тукай урамында төрле чаралар узачак.

 Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү буенча бурычлар билгеләде.                                            

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International