Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә укучылары VIII Бөтенроссия балалар әдәби марафонында актив катнаштылар һәм 22 августта бүләкләү өчен Казан шәһәренә чакырылдылар. Марафонны оештыручылар-Татнет фонды директоры Раил Гатауллин Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә Данил Салихов.
#Әдәби марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында Татарстан Республикасы язучыларының әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм социаль челтәргә урнаштырдылар. Лениногорск районыннан Галимов Айдар, Рахманова Сөмбел, Мостафина Алия, Ситдыйков Илсаф, Галәветдинова Айзилә диплом һәм бүләкләр алдылар. Балаларны бик матур концерт һәм балалар язучылары: Ленар Шәех, Рафис Корбан, Йолдыз Шәрәпова, Факил Сафин, Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Миңнуллина, Рәмис Аймәт белән очрашулар көтә иде.