ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

1 декабрьдә « Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне». Әлеге көн кысаларында " Логос”  яшьләр һәм балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү  үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр мәйданында “ВИЧ (СПИД) тан һәлак булырга язмасын!” дигән акция үткәрделәр.

 

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә  «Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе» технологияләре кысаларында   күчмә чара үткәрелде. «Үз-үзеңне тотуның психологик үзенчәлекләре» , Стресслы халәтләрне профилактикалау» га багышланган  укулар хәрәкәт функцияләре бозылган өлкән яшьтәге гражданнар артыннан тәрбияләүче туганнар, опекуннар һәм затлар өчен аларның тормыш сыйфатын яхшырту максатында үткәрелде. Укуларда  8 кеше узган.


1
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Аязучан болытлы һава.

Төнлә кар, урыны белән буран.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә, төнлә һәм иртән 15 м/с тизлектә.

Ел саен 3-13 декабрьдә бөтен ил буйлап инвалидлар декадасы уза. Бу сәламәтлеге начар булган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү өчен тагын бер мөмкинлек.


30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 30 ноябрь көнне: аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар.

29 ноябрьдә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәребезнең 2 нче мәкҗәбенең   5" Б"  сыйныфында- “Хокук белгече” клубы әгъзалары өчен Бөтендөнья балалар көне кысаларында  “Балаларның хокуклары бар” дигән хокук сәгате үткәрделәр.

"Үсеш ноктасы" үзәге эше планы нигезендә, 27 ноябрьдә биология һәм химия укытучыларының ММО утырышы узды. Үзәк җитәкчесе Э.Нуртдинова функциональ зоналар (кабинетлар) буенча экскурсия маршруты үткәрде, “Үсеш ноктасы” үзәге эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары белән таныштырды.

28 ноябрьдә  Хатын-кызлар  консультация базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре булачак әниләр белән очрашу уздырды. Чарада 23 кеше катнашты.

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Чарада комиссия әгъзалары, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре вәкилләре, ата-аналар комитеты әгъзалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International