"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан акция уздырды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдә « Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне». Әлеге көн кысаларында " Логос”  яшьләр һәм балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү  үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр мәйданында “ВИЧ (СПИД) тан һәлак булырга язмасын!” дигән акция үткәрделәр.

Акциянең максаты - Вич-инфекциянең таралу темпын киметү, яшүсмерләр, яшьләр арасында ВИЧ/СПИД проблемалары буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, шәһәр халкының сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә карата җаваплылыгын арттыру иде.

"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары узып баручыларга "Нәрсә ул ВИЧ һәм СПИД? "Әлеге төшенчәләр нәрсәне аңлата?" . дигән сораулар белән мөрәҗәгать итте. ВИЧ-инфекция профилактикасы турында мәгълүмат турында  белешмәләр таратты. Акция, эпидемиядән ничек сакланырга  һәм бу фаҗигане  ничек булдырмаска икәнен һәркемгә аңлатырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International