«Юл калейдоскобы» муниципаль конкурсы 28 ноябрьдә Лениногорск шәһәренең 28 нче номерлы балалар бакчасында үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 29 ноябрьдә аязучан болытлы һава.
2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары электрон култамгадан имин файдалану турында сөйләделәр, шулай ук алдакчыларның аның белән бәйле гамәлләреннән ничек зыян күрмәү турында җентекле инструктаж бирделәр.
26 ноябрь көнне Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Тамара Тимофеева "Балачакны саклагыз" акциясе үткәрде. Акциянең максаты: ата-ана компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү һәм гаилә институтын ныгыту.
Иминләштерелгән затларның барлык категорияләре өчен, шул исәптән индивидуаль эшкуарлар һәм «үзмәшгульләр" арасыннан башка гражданнар өчен пенсия билгеләүнең бердәм тәртибе.
Мини-футбол буенча мәктәп лигасы, ярыш буларак, быел беренче тапкыр үткәрелде. Аңа әзерлек өч елдан артык барды. Аңа «Мәктәпкә мини – футбол» дигән Гомумроссия проекты нигез булып торды.
27 ноябрьдә шәһәребезнең 24 нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җәяүлеләргә багышлау» бәйрәме узды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 28 ноябрьдә аязучан болытлы һава, явым-төшемсез.
#ЩедрыйВторник ( #ЮмартСишәмбе) - халыкара хәйрия хәрәкәте, аның төп максаты - хәйрия мәдәниятен үстерүгә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне яхшы эшләргә җәлеп итү.