Лениногорск шәһәренең «Исток-Башлангыч» үзәгендә милли проектны гамәлгә ашыру дәвам итә

2019 елның 29 ноябре, җомга

28 ноябрьдә  Хатын-кызлар  консультация базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре булачак әниләр белән очрашу уздырды. Чарада 23 кеше катнашты.

“Демография” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, аерым алганда, “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме” төбәк өлешен тәшкил итүче “Исток-Башлангыч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан хатын-кызлар консультациясендә торучы йөкле хатын-кызлар арасында социаль ярдәм чаралары күрсәтү тәртибе буенча аңлату эшләре алып барылды. Бүлек мөдире Наталья Шалдаева балалар туганда законнарда каралган түләүләр төрләре белән таныштырды. Акушерлык гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Николай Багаев  гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк бала туу  гаилә традицияләрен яңартуга этәргеч, дип белдерде.

Очрашу азагында социаль ярдәм чаралары турында  белешмәлекләр таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International