Лениногорск районында «Үсеш ноктасы» үзәге эше кысаларында авыл мәктәпләренең химия һәм биология укытучылары утырышы узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

"Үсеш ноктасы" үзәге эше планы нигезендә, 27 ноябрьдә биология һәм химия укытучыларының ММО утырышы узды. Үзәк җитәкчесе Э.Нуртдинова функциональ зоналар (кабинетлар) буенча экскурсия маршруты үткәрде, “Үсеш ноктасы” үзәге эшчәнлегенең максатлары һәм бурычлары белән таныштырды.

ММО утырышы кысаларында Лениногорск районының химия һәм биология укытучылары «Үсеш ноктасы» үзәге педагогы, Г.Фәсыйхова укытучыларны 17 нче функциональ кабинет белән таныштырды, анда робототехника һәм модельләштерү буенча дәресләр үткәрелә.

А. Зиангирова В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең биология укытучысы “Беренче ярдәм күрсәтү”  буенча  мастер-класс күрсәтте. Авыл мәктәпләренең химия һәм биология укытучылары төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International