Ел саен 3-13 декабрьдә бөтен ил буйлап инвалидлар декадасы уза. Бу сәламәтлеге начар булган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү өчен тагын бер мөмкинлек.
Бүген Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан “Әниләр йөрәге” бәйрәм концерты, матурлык һәм талантлар конкурсы уза.
Район башлыгы исеменнән котлау сүзе белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова чыгыш ясады. Ул көчле рухлы кешеләргә карата рәхмәт белдерде, Лениногорск районында 6000дән артык үзенчәлекле кеше яшәвен билгеләп үтте, алар физик мөмкинлекләре чикләнүгә карамастан иҗатта да, спортта да уңышларга ирешәләр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр район һәм республика тормышында актив катнашалар.
Концерт программасын 14 нче мәктәп укучысы Фаиз Мингалимов һәм шәһәрнең һәм районның сәләтле җырчысы Рамил Габитов ачты. Алга таба Мәдәният сарае сәхнәсендә Эльвира Ключникова җитәкчелегендәге 14 нче мәктәпнең вокаль ансамбле чыгыш ясады.
Инде өченче ел рәттән безнең шәһәрдә гадәти булмаган конкурс уза һәм икенче ел рәттән аның республика статусы бар - бу әниләр конкурсы, аларның балалары аерым игътибарга һәм кайгыртуга лаек, кояш балалары әниләре.
Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән тугыз гүзәл зат “Әниләр йөрәге” матурлык һәм талантлар бәйгесен ачып җибәрд. Шуларның берсе “Алтын әни 2019” титулына лаек булачак. Алар «визитка» конкурсында, талантлар конкурсында, дефиле, блиц-турнирда катнашачак, үзләренең матурлыгын һәм тапкырлыгын күрсәтәчәкләр.
Әлбәттә, мондый масштабтагы конкурсларны оештыру һәм үткәрү иганәчеләр һәм хәйриячеләр ярдәменнән башка узмый. Безнең шәһәрдә битараф булмаган һәм ярдәмчел җитәкчеләр һәм эшкуарларның күп булуы бик сөендерә, алар бу чараның иганәчеләре булып тора
Хәзерге вакытта жюри конкурста катнашучыларның чыгышларын бәяли.