Үзәк шәһәр балалар китапханәчеләре «Балаларның хокуклары бар» дигән хокук сәгатен үткәрделәр

2019 елның 29 ноябре, җомга

29 ноябрьдә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәребезнең 2 нче мәкҗәбенең   5" Б"  сыйныфында- “Хокук белгече” клубы әгъзалары өчен Бөтендөнья балалар көне кысаларында  “Балаларның хокуклары бар” дигән хокук сәгате үткәрделәр.

Чараның максаты - “Кеше хокуклары декларациясе”, “Бала хокуклары турындагы конвенцияләр” турындагы белемнәрен арттыру ,аларның  төп хокуклары турындагы белемнәрен гомумиләштерү,  көндәлек тормышта хокук һәм бурычларын кулланырга өйрәтү, бер-береңә хөрмәт белән карау. Балалар "Исемнәр" , "Минем хокукым бар" уеннарында катнашты,  кроссворд чиште. Чара азагында балаларга "Мин хокуклы булырга телим..." фразасын дәвам итәргә тәкъдим ителде, анда һәркем үз фикерен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International