ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Никоновны туган көне белән котлады. Ул ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Балачак иминлеге» бөтенроссия акциясе кысасында «Форпост» үзәге активисты тарафыннан 8 нче урта мәктәптә «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрем» акциясе үткәрелде.

26 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли  әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Әдәби бакча»  клубы эшен башлап җибәрде. Клубның максаты: китаплар, әдәби әсәрләр аша туган телгә, халкыбыз тарихына, гореф – гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту, уртак кызыксыну булдыру, клуб әгъзаларының иҗади сәләтләрен ачыклау һәм күрсәтү.

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе кертелә - россиялеләргә яхшы таныш булган документның яңа форматы. Электрон кенәгә хезмәткәрләрнең үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан даими һәм уңайлы файдалана алуын тәэмин итәчәк, ә эш бирүчеләргә кадрлар исәбенең яңа мөмкинлекләрен ачачак. Хезмәт кенәгәсенең яңа форматына күчү ирекле һәм кәгазь кенәгәне  күпме кирәк, шуның кадәр сакларга мөмкинлек бирә.

Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов  янган йорттан ир-атны коткарган 15 яшьлек мәктәп укучысы Фларид Садриевны котлады.

26 февральдә Мәдәният сараенда  шәһәребезнең 7-8 сыйныф укучылары өчен “Гүзәл туган як” дигән тематик чара булды.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр. Урыны белән томан.

Инде икенче ел рәттән «Театр сандыгы» мобиль театр студиясе проекты тормышка ашырыла, анда Лениногорск муниципаль районының  «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе катнаша.

26 февральдә «Железнодорожный»  КФҮге 12 нче  ТОС белән берлектә балалар өчен «Гуляй, масленица» бәйрәме үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International