«Балачак иминлеге» бөтенроссия акциясе кысасында «Форпост» үзәге активисты тарафыннан 8 нче урта мәктәптә «Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрем» акциясе үткәрелде.
1 һәм 2 сыйныф укучылары белән интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен белү турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
Барлык катнашучыларга да медиакиңлектә ориентлашырга һәм таныш булмаган кешеләр тарафыннан манипуляцияләргә бирелмәскә ярдәм итәчәк мәгълүмат белән белешмәлекләр таратылды