"Исток-Башлангыч" үзәгендә "Театр сандыгы" проекты гамәлгә ашырыла

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Инде икенче ел рәттән «Театр сандыгы» мобиль театр студиясе проекты тормышка ашырыла, анда Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе катнаша.

Әлеге проект өлкән яшьтәге гражданнарны мәдәни-ял итү эшчәнлегенә җәлеп итүне күздә тота. Бер яктан, бу актив тормыш позициясе булган "Серебряный возраст" волонтерлары - театр студиясендә катнашучылар, икенче яктан - хәрәкәт итүдә чикләнгән социаль хезмәтләр алучылар.

Н.В. Гогольнең «Вечера на хуторе близ Диканьки»,  «Ночь перед Рождеством» повесте мотивлары буенча куелган спектакль «Долголетие»  социаль хезмәтләр алучыларга  һәм Лениногорск интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тәкъдим ителде.

Чыгыш дусларча очрашу атмосферасында узды. Тамашачылар актерларга рәхмәт белдереп,  аларны яңадан бирегә  чакырып калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International