26 февральдә Мәдәният сараенда шәһәребезнең 7-8 сыйныф укучылары өчен “Гүзәл туган як” дигән тематик чара булды.
Очрашуда туган як, туган тел һәм милләт, ТАССРның 100 еллыгы темасына кагылдылар. Чакырылган кунаклар арасында ветераннар советы вәкиле- шәһәребезнең атказанган укытучысы, мактаулы гражданины Николай Николаевич Степанов бар иде. Ул укучыларга ТАССР мәгарифе турында сөйләде. Шулай ук балалар өчен милли характердагы үзенчәлекләрне ача торган татар телендә нәфис фильм да әзерләнгән иде.