Электрон хезмәт кенәгәсе

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе кертелә - россиялеләргә яхшы таныш булган документның яңа форматы. Электрон кенәгә хезмәткәрләрнең үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан даими һәм уңайлы файдалана алуын тәэмин итәчәк, ә эш бирүчеләргә кадрлар исәбенең яңа мөмкинлекләрен ачачак. Хезмәт кенәгәсенең яңа форматына күчү ирекле һәм кәгазь кенәгәне күпме кирәк, шуның кадәр сакларга мөмкинлек бирә.

Электрон хезмәт кенәгәсе физик чыганакны күздә тотмый һәм цифрлы форматта гына тормышка ашырылачак. иминләштерелгән затның хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне эш бирүче иминиятләштерүче кабинеты, махсус элемтә операторы аша яисә ПФР территориаль органының Клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.  Электрон хезмәт кенәгәсе белешмәләрен иминләштерелгән затлар шулай ук гражданның шәхси кабинеты яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук смартфоннар өчен тиешле кушымталар аша карый ала.

Электрон хезмәт кенәгәсе белешмәләре кирәк булганда кәгазь өземтә рәвешендә биреләчәк. Аны хәзерге яки элеккеге эш бирүче (соңгы эш урыны буенча), шулай ук Россия Пенсия фонды идарәсе яки дәүләт хезмәтләре күпфункцияле үзәге (КФҮ) тәкъдим итә алачак. Хезмәт күрсәтү экстерриториаль яктан, кешенең яшәү яки эшләү урынына бәйлелексез бирелә.

Электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре


Хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан тиз файдалана алуы.

Хезмәт эшчәнлеге турында хаталы  һәм төгәл булмаган белешмәләрне минимальләштерү.

Дистанцион эшкә урнашуның өстәмә мөмкинлекләре.

Кәгазь хезмәт кенәгәләрен сатып алу, алып бару һәм саклау өчен эш бирүчеләр чыгымнарын киметү.

Шәхси счет мәгълүматлары буенча пенсияләрне өстәмә документаль раслаудан башка дистанцион рәсмиләштерү.

Дәүләт хезмәтләрен алу өчен электрон хезмәт кенәгәсеннән файдалану.

Эш бирүчеләр һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны аналитик эшкәртүнең яңа мөмкинлекләре.

Мәгълүматларның иминлеге һәм сакланышы югары дәрәҗәдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International