ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 29 февралендә Зәй шәһәрендә М.В. Данилов истәлегенә багышланган 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры булып узды.

28 февраль көнне 5 нче мәктәптә Мәдәният сарае ветераннары халык хорының мәктәп укучылары белән традицион иҗади очрашуы булып узды.

Язның беренче көнендә, 2020 елның 1 мартында, Клавдия Сергеевна Бублис - Бөек Ватан сугышы ветераны, 30 еллык стажы булган укытучыга 96 яшь тулды. Бу нәзакәтле, матур, шат күңелле хатын-кыз 19 яшендә фронтка китә һәм Ватанын намус белән яклый, Берлинга кадәр барып җитә. Клавдия Сергеевна бүгенге көнгә кадәр сугыш турындагы хатирәләрне саклый һәм белемнәрен хәзерге буынга тапшыра.

2020 елның 1 гыйнварыннан алып 2020 елның 30 апреленә кадәр салым органнары тарафыннан декларация кампаниясе үткәрелә.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек явым-төшемсез.Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.  

2020 елның 1 мартында «Юбилейный» паркында балалар һәм яшьләр өчен «Логос» психологик – педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары балалар өчен Масленица уеннары оештырдылар.

28 февральдә ДОСААФның Лениногорск автомәктәбе территориясендә шәһәрнең уку йортлары командалары арасында Ватанны саклаучылар көненә һәм Совет гаскәрләрен Татарстан Республикасы территориясеннән чыгаруга 31 ел тулуга багышланган «Ратник» хәрби-спорт уены узды.


1
март, 2020 ел
якшәмбе

ТР Гидромедүзәк мәгълүматлары буенча,  2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Лениногорскида киң Масленицаны бәйрәм итү матур традициягә әверелде.  Бүген, якшәмбе көнне «Юбилейный» паркында Масленица бәйрәме узды. Лениногорскилыларга бу көнне шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашындагы күңел ачу программасы тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International