Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Бублис туган көне белән котлаулар кабул итте

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Язның беренче көнендә, 2020 елның 1 мартында, Клавдия Сергеевна Бублис - Бөек Ватан сугышы ветераны, 30 еллык стажы булган укытучыга 96 яшь тулды. Бу нәзакәтле, матур, шат күңелле хатын-кыз 19 яшендә фронтка китә һәм Ватанын намус белән яклый, Берлинга кадәр барып җитә. Клавдия Сергеевна бүгенге көнгә кадәр сугыш турындагы хатирәләрне саклый һәм белемнәрен хәзерге буынга тапшыра.

 Ветеранны котларга Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Марина Сосункевич, 1 нче мәктәп директоры Нина Васильева килделәр.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Клавдия Сергеевнаны туган көне, якынлашып килүче Халыкара хатын - кызлар көне, Җиңү көне белән котлады һәм ветеранга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медален тапшырды.

Клавдия Сергеевна сугыштан соңгы елларда 3 нче һәм 1 нче мәктәпләрдә укытучы булып эшли. Ире Иван Иосифович белән лаеклы рәвештә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызы Надежда әнисе юлыннан китеп, укытучы була.

«Без һәрвакыт сугышта һәлак булучыларны истә тотарга тиеш. Безнең халык дошманны түземлек, батырлык, ныклык, Ватанга мәхәббәте көчле булу сәбәпле җиңеп чыкты. Бөек Ватан сугышы ккешеләрнең күп нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтте, үз-үзләренә ышанычны беркайчан да югалтмаска кирәклеген аңлатты, батырлык  онытылырга тиеш түгел» - диде Клавдия Сергеевна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International