2020 елның 1 мартында «Юбилейный» паркында балалар һәм яшьләр өчен «Логос» психологик – педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары балалар өчен Масленица уеннары оештырдылар.
Кояш язгыча балкыды, музыка гөрләде. Һәркемнең кәефе бик шәп иде!
Бәйрәмдә балалар халык уеннары белән таныштылар, зирәклекне, чыдамлыкны, хәрәкәтләнү күнекмәләрен, команда рухын үстерделәр. Соңыннан үзәк белгечләре һәм волонтерлар балаларны бәйрәм белән котладылар һәм балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар.