2020 елның 29 февралендә Зәй шәһәрендә М.В. Данилов истәлегенә багышланган 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры булып узды.
Ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиянең 9 шәһәреннән яшь көрәшчеләр катнашты.
Лениногорск шәһәре көрәшчеләре яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар. Үз авырлык категорияләрендә турнирда Хәйбрахманов Илгинар һәм Зубаровский Макар җиңү яулады. Икенче урында-Маилян Артур.
2020 елның 1 мартында «Юность» спорткомплексында Ватанны саклаучылар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелеге булып узды. Ярышларда 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегенең 80 яшь көрәшчесе катнашты.
Үз үлчәү категорияләрендә Касимов Арслан, Иванов Егор, Рафиков Рафаэль, Мәрданшин Илмир, Вәлиәхмәтов Камил, Никифоров Станислав, Лобанов Николай үз үлчәү категорияләрендә җиңүче булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.