Мәдәният сарае ветераннары хорының мәктәп укучылары белән традицион иҗади очрашуы узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

28 февраль көнне 5 нче мәктәптә Мәдәният сарае ветераннары халык хорының мәктәп укучылары белән традицион иҗади очрашуы булып узды.

Бу юлы ветераннар хоры программасы хорда катнашучы Нина Александровна Закирҗанова шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән иде. Концертта Лениногорск композиторы - башкаручы Александр Володинның шигырьләре һәм җырлары яңгырады.

«Сударушка» ветераннар хоры Александр Лукоянов (Тольятти композиторы) Нина Закирҗанованың шигырьләрен башкарды.

Концертның бизәге булып мәктәпләрдән килгән кызлар дуэтының чыгышы булды  10нчы мәктәп укучылары Сарычева Лиза һәм Яһудина Фидалия. Алар А. Володинның Н.Закирҗанова шигырьләренә язылган «Бишек» җырын башкардылар.

Укучылар кунаклар чыгышын зур игътибар белән тыңладылар, чын күңелдән алкышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International