Лениногорскида киң Масленицаны бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бүген, якшәмбе көнне «Юбилейный» паркында Масленица бәйрәме узды. Лениногорскилыларга бу көнне шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашындагы күңел ачу программасы тәкъдим ителде.
Иртәнге сәгать 10нан бәйрәм тәмамланганчы сәүдә рәтләре эшләде, анда коймак һәм башка камыр ризыклары, тәм-томнар татып карарга һәм, әлбәттә инде, кайнар чәй эчәргә мөмкин иде.
Масленица программасы бик бай иде: конкурслар, әйлән-бәйлән, рус стилендәге төрле уеннар, спорт ярышлары, татлы призлар һәм бүләкләр.
Бәйрәмне оештыручылар балаларга аерым игътибар бирде: паркта балалар интерактивы җәелдерелде, тематик мәйданчыклар эшләде.
Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк шулай ук Масленица бәйрәмендә булдылар, сәүдә рәтләрен карадылар, коймак белән сыйландылар, шәһәр халкын һәм кунакларын котладылар.
Паркта халык күңел ачулары традицион рәвештә Масленица карачкысын яндыру белән тәмамланды.