ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Лениногорск балалар йортына Роскосмос космонавты килде

Роскосмос космонавтлары отрядының Россия космонавт-сынаучысы, Россиянең 121 нче космонавты Сергей Рыжиков Лениногорск балалар йортына сәфәр белән килде.


9
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов,  Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Николаевич Рукавишниковның өенә барып,  аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бүген Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле лениногорскилылар!

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, иң җылы, ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз.


8
май, 2023 ел
дүшәмбе

Аның барышында шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, блокаданы кичергәннәрне һәм башкаларны Мәдәният сарае хезмәткәрләре, 2 нче мәктәпнең яшь гвардиячеләре һәрберсенең яшәгән йортында, өенә кереп якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Жиңүнең 78 еллыгы белән котлады. Чәчәк бәйләме тапшырып, ихлас сүзләрен житкерде.


7
май, 2023 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:


5
май, 2023 ел
җомга

5 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз авылларының һәйкәлләрен һәм мемориалларын җыештыру буенча акция үткәрделәр. Мондый акцияләрнең максаты территорияләрне чистарту, Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлләрне һәм мемориалларны җыештыру.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 6 майда болытлы, урыны белән яңгыр, көндез яшенле яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 6-11, урыны белән 15-20 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +9..+12, көндез һаваның максималь температурасы +18..+23˚.

Без бу яшел язны сезнең һәм дусларыгыз белән башлыйбыз! 10 майда «Язгы игелек атнасы – Җиңү атнасы» республика акциясе һәм «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында Лениногорск шәһәренең урман-парк зонасы территориясендә экологик өмә узачак.

25 апрельдә Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларын йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга  чыгармаска кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International