Лениногорск балалар йортына Роскосмос космонавты килде

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Лениногорск балалар йортына Роскосмос космонавты килде

Роскосмос космонавтлары отрядының Россия космонавт-сынаучысы, Россиянең 121 нче космонавты Сергей Рыжиков Лениногорск балалар йортына сәфәр белән килде.

Сергей Рыжиков тумышы белән Бөгелмәдән. Космоска Союз МС-02 транспорт пилотлы корабы экипажы командиры һәм Халыкара космик станция экипажы бортинженеры сыйфатында 2016 елның октябре 2017 елның апрелендә оча.

Балалар космонавтка космоска очу, космик корабтагы тормыш турында сораулар бирделәр. 

Балалар космонавтны бәйрәм белән котладылар, аңа кечкенә концерт күрсәттеләр. Очрашу ахырында Сергей Рыжиков хөрмәтле кунаклар китабына кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International