10 майда Лениногорск урман парк зонасы территориясендә экологик өмә узачак

2023 елның 5 мае, җомга

Без бу яшел язны сезнең һәм дусларыгыз белән башлыйбыз! 10 майда «Язгы игелек атнасы – Җиңү атнасы» республика акциясе һәм «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында Лениногорск шәһәренең урман-парк зонасы территориясендә экологик өмә узачак.

Ә өмә чүп җыю гына түгел,ә тизлек һәм җитезлек өчен команда уены булсачак. Җыелган һәр чүп-чар капчыгы өчен командаларга баллар бирелә. Җиңүчеләр безнең партнердан бүләкләр алачак.

Кызыксындымы? 
6-7 кешедән торган команда туплагыз;
Команданы 8 майда 23:00 сәгатькә кадәр сылтама буенча теркәгез;
Команда капитанына телеграмма-чатка керергә кирәк (сылтама теркәлү формасында).

Якыннарыңны һәм туганнарыңны тупла, супер командаңны булдыр һәм, әйдә,  бергәләп  чисталык урнаштырыйк һәм шәһәребезне тагын да экологик яктан чистарак итик!

Үзең белән перчаткалар, капчыклар алыргы онытма.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International