Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Николаевич Рукавишниковның өенә барып, аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Дмитрий Николаевич 1927 елның 4 ноябрендә Бөгелмә районының Холодная головка авылында туган. Мәктәптә укый, шуннан соң колхозга эшкә урнаша. 1944 елда фронтка чакырыла һәм рус-япон сугышында катнаша, 1947 елда фронттан кайта.
50 елга якын Дмитрий Николаевич Лениногорскида яши, гомер буе Карабашта ВПЧ-21 дә эшли һәм аннан лаеклы ялга китә.
Дмитрий Рукавишниковның зур һәм тату гаиләсе бар: ике кызы, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы аны бик хөрмәтләп тәрбияли.
Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар!