5 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз авылларының һәйкәлләрен һәм мемориалларын җыештыру буенча акция үткәрделәр. Мондый акцияләрнең максаты территорияләрне чистарту, Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлләрне һәм мемориалларны җыештыру.
Чарада Урдалы, Спиридоновка, Кузьминовка, Федотовка, Урмышлы авылларының 17 социаль хезмәткәре катнашты.