ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Лениногорскида 7нче балалар бакчасы базасында муниципаль районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь чемпион» муниципаль олимпиадасы узды.

Лениногорскида 6 майда иртәнге 6.00 сәгатьтән "Татнефть " ГАҖнең коммуналь техникасы шәһәрнең үзәк урамнарын юа башлыячак. Эшләр 7 майда иртәнге 4.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

6 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

Эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыруның хәбәр итү тәртибе турында

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә кертелгәч, яңа хокукый институтның «Эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыруны башлауның хәбәр итү тәртибе»механизмы кертелде.

Бүген Лениногорскида Җиңү көне уңаеннан автоузыш узды. Алты машинадан торган Колонна ТР ДОСААФның Лениногорск автомәктәбе территориясеннән старт алды һәм шәһәр урамнары буйлап үтте.

Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Лениногорск районының «Исток-башлангычта» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Волонтер» ирекле үзәге волонтерлары «Георгий тасмасы 2023» патриотик акциясенә кушылды.

4 майда Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан хәрби - патриотик акция үткәрелде. Әлеге чарада 12 социаль хезмәт алучы катнашты.


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Россиянең төбәк транспорты базарында әйдәп баручы уенчыларның берсе булган «РусЛайн» авиакомпаниясе традицион рәвештә рәхмәт акциясе үткәрә. Авиакомпаниянең* маршрут челтәренең теләсә кайсы юнәлешенә 100% ташлама белән билетларны Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары, аларга тиңләштерелгән затлар, концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары һәм барлык бу категория пассажирларны озата баручылар сатып ала алачак.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

5 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

28-30 апрельдә Азнакай шәһәрендә 2015 елгы егетләр арасында хоккей буенча «Ледовый бой» муниципаль турниры узды.Ярышларда 6 команда катнашты: «Нефтче-2015» (Лениногорск шәһәре), Девон (Баулы шәһәре), Азнакай Соколы (Азнакай шәһәре), Азнакай Соколы-2014 (Азнакай шәһәре), Чаллы (Чаллы шәһәре), Арслан (Бөгелмә шәһәре) хоккей командалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International