Лениногорскида «Фронт бригадасы» акциясе кысаларында ветераннарыбызны котладылар

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Аның барышында шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, блокаданы кичергәннәрне һәм башкаларны Мәдәният сарае хезмәткәрләре, 2 нче мәктәпнең яшь гвардиячеләре һәрберсенең яшәгән йортында, өенә кереп якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Жиңүнең 78 еллыгы белән котлады. Чәчәк бәйләме тапшырып, ихлас сүзләрен житкерде.

Акция барышында ветераннарыбыз өчен «Катюша», «Жиңү көне», «Смуглянка» кебек жырлар жырланды. 

Блокада авырлыгын күргән Рудковская Александра Макаровна сугыш елларын болай дип искә алды: 

«Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 16 яшь иде. Безне, кызларны 1941 елда алып киттеләр. Поезд юлын - рельсларны ремонтлау белән шөгыльләндек. Шунда бер аягымны авырттырдым. Кызлар белән ташландык йортта тора идек. Үзебезнекеләр безне очратты. Солдатларыбызга ашарга пешерүче булдым. Жиңү көнен Прагада каршы алдым. 1945 елның май ае иде. Ашарга пешергәндә «Ура! Жиңдек!» дип кычкырган тавышлар ишеттем. Чыксам, барлык солдатларыбыз куана иде», -ди. 

Мәдәният сарае хезмәткәрләрен тыл хезмәтчәне Просвиркина Вера Григорьевна да куанып каршы алды. Гармун тавышын ишетү белән: «Эх, бар иде минем дә яшь чаклар! Биергә, жырларга ярата идем!», дип куйды. Хискә бирелеп елап та алды әле. Якын итеп килгән һәм онытмаган өчен рәхмәтләрен житкерде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International