Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә, Гаилә көне уңаеннан, 8 нче мәктәпнең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән «Гаилә һәм никах - тарих һәм традицияләр» дигән темага очрашу узды.
Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 10 июньдә Лениногорск шәһәрендә узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча күчмә оештыру киңәшмәсе уздырды.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен уздырды, анда җитәкчеләр узган атнада башкарылган бурычлар турында хәбәр иттеләр.
13 майда Казан шәһәре Идел буе районының «Россия Герое Д. Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе базасында «Мәгариф оешмаларында патриотик тәрбиянең заманча формалары» Республика фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 16 маенда көндез район территориясендә урыны белән 15-18 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.
«Ялтау» сөт-товар фермасында («Август-Лениногорск» АГРОфирмасы) 600 савым сыерына исәпләнгән икенче чиратны төзү өчен мәйданчыкны чистарту бара.
11 майда Мәдәният сараенда «Студентлар язы-2023» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.
2023 елның 17 маенда «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең Лениногорск шәһәре, Булгаков ур., 1а йорт адресы буенча(ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керү урыны) кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Ринат Илдус улы гражданнарны кабул итәчәк.
Җәен янгын куркынычсызлыгы кебек мәсьәлә һәр кеше өчен җитди һәм мөһим. Елның эссе вакытында табигатьтә һәм бинада янгын чыгу ихтималы арта, кешеләргә үз гамәлләренә карата игътибарлылык буенча өстәмә таләпләр куя.
12 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 5нче патронаж участогында социаль хезмәтләр алучылар белән «Гаилә – иң мөһиме» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.