13 майда Казан шәһәре Идел буе районының «Россия Герое Д. Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе базасында «Мәгариф оешмаларында патриотик тәрбиянең заманча формалары» Республика фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды.
Конференциядә Лениногорск шәһәреннән «Мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары – Дмитриева Ирина Валерьевна, «ДДТ» МБУДО методисты - Федянина Светлана Владимировна, Шөгер мәктәбе тарих укытучысы Гиматдинова Рима Фатыховна катнашты.