«Ялтау» сөт-товар фермасында («Август-Лениногорск» АГРОфирмасы) 600 савым сыерына исәпләнгән икенче чиратны төзү өчен мәйданчыкны чистарту бара.
Исегезгә төшерәбез, узган ел реконструкциядән соң биредә 400 баш тотуга исәпләнгән заманча сыер абзары һәм 28 урынга исәпләнгән автоматлаштырылган саву җайланмасы карусель эшли башлады.
Хәзер ферма территориясендә ике иске сыер абзарын сүтеп бетерәләр. Аның урынында бер яңа, бозау тудыру бүлеге белән берләштерелгән бина төзү планлаштырыла. Бинаның мәйданы 80 х 80 метр тәшкил итәчәк. Янәшәдә дезинфекция барьеры булган административ-көнкүреш корпусы барлыкка киләчәк.
Киләсе елга ике бозау абзары төзү планлаштырыла.
Икенче чиратны эшләтеп җибәрү фермада эш урыннары саны арту белән бергә барыр дип көтелә.