Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен уздырды, анда җитәкчеләр узган атнада башкарылган бурычлар турында хәбәр иттеләр.
2023 елның 1 кварталында Лениногорск районы территориясендә Сәламәтлек күрсәткечләре турында «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» баш табибы Рим Әмиров хәбәр итте.
Киңәшмә ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләрнең игътибарын район территориясендә янгынга каршы профилактика эшен алып баруга, җирле һәм республика басмаларына язылу кампаниясенә актив кушылуга, бәйрәм чараларын әзерләү эшен дәвам итүгә юнәлтте.