Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Гаилә – иң мөһиме»дигән мәгълүмат сәгате уздырылды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

12 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 5нче патронаж участогында социаль хезмәтләр алучылар белән «Гаилә – иң мөһиме» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

Мәгълүмат сәгате барышында социаль педагог ата-аналар белән гаиләнең  һәм аның һәр кешенең тормышында әһәмиятен тикшерде. Катнашучылар гаилә традицияләре турында сөйләделәр, гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр.

Чара ахырында катнашучылар ата – аналарның бурычы-балага игътибар, аңлау һәм ярату белән карау дигән нәтиҗәгә килделәр. Барлык катнашучыларга мәгълүмат сәгате темасына буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International