Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә, Гаилә көне уңаеннан, 8 нче мәктәпнең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән «Гаилә һәм никах - тарих һәм традицияләр» дигән темага очрашу узды.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре укучыларны аның барлыкка килү тарихы, гаилә законнары мәсьәләсе, ЗАГС бүлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.
Сөйләшү барышында гаилә темасына, аның әһәмиятенә, традицияләрен саклауга игътибар бирелде.