Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 10 июньдә Лениногорск шәһәрендә узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча күчмә оештыру киңәшмәсе уздырды.
Үзәк майданга «Сабантуй» бәйрәмен әзерләү һәм оештыру буенча эшче төркем әгъзалары, шулай ук ел саен аны әзерләүдә актив катнашкан предприятие һәм оешма вәкилләре килде.
Җыелганнар эш фронтын карадылар, Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планы һәм rарары белән таныштылар. Аннары район башлыгы Рәгать Хөсәенов милли бәйрәмгә әзерлек, аны үткәрү буенча элек расланган чараларның үтәлешен анализлады. Шулай ук майдан территориясен бизәү, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын формалаштыру мәсьәләләре каралды.
Сабантуй бәйрәме район һәм шәһәрдә 10 июньдә, авыл җирлекләрендә 11 июньдә узачак.
Быел ул аеруча якты һәм масштаблы узачак, Россиядән хөрмәтле кунаклар киләчәк. Бәйрәмдә Лениногорск районы һәм Татарстан Республикасы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Теләге булган һәркем милли уеннарда һәм күңел ачуларда катнаша алачак.