ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча консультацияне сез эш көннәрендә 08:00 дән 12:00 гә кадәр, 13:00 дән 17:00 гә кадәр 8 (800) 302-86-98 кайнар линиясе телефоннары аша ала аласыз.

28 меңнән артык медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләү рәвешендә финанс ярдәме ала. Ел башыннан СФР төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә 8,6 млн. сумнан артык акча күчергән.    Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук станцияләр һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә каралган. Медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.

1. Туберкулез нәрсә ул һәм ул нәрсәсе белән куркыныч?

- Туберкулез- йогышлы авыру. Аны теләсә кайсы кеше йоктыра ала, әмма иң еш йоктыручылар-кече яшьтәге балалар, сулыш органнары туберкулезы белән авыручылар, хроник авырулары булган, алкоголизмнан интегүче кешеләр, тәмәке тартучылар, качаклар, мигрантлар.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырабыз.

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда язгы Нәүрүз бәйрәме узды! 

Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районында язгы ташу торышы тотрыклы булып кала.

Район елгаларында су дәрәҗәсе җәйге күрсәткечләргә туры килә, бу әлегә суның кискен күтәрелүеннән курыкмаска мөмкинлек бирә. Әмма язгы ташуга әзерлек көчәйтелгән режимда алып барыла.  


21
март, 2025 ел
җомга

21 мартта Лениногорск муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге башлыгы урынбасары Кадыйров Р.Р., Дәүләт техника күзәтчелеге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашында 2025 елгы чәчү кампаниясенә әзерлеккә авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү узды.

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ (алга таба - агентлык) Республика маркетинг үзәге администраторы функцияләрен башкаруын хәбәр итә.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән "Мәгълүмати культура нигезләре: Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тоту"темасына әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International