«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләреннән булган балигъ булмаган балалар танып-белү экскурсиясе белән Лениногорск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә булдылар. Экскурсияне социаль эш буенча белгеч Светлана Фазлыева оештырды.
Патриотик тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү кысаларында оештырылган чара музейда булуны һәм кинология хезмәте эше белән танышуны үз эченә алды. Экскурсияне ветераннар Советы рәисе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге иҗтимагый советы әгъзасы Утешова Колзихан Смагуловна үткәрде.
Эчке эшләр министрлыгы музеенда балалар Лениногорск полициясе тарихы турында сөйләүче уникаль экспонатларны: төрле еллардагы формалы кием үрнәкләрен, махсус чараларны һәм герой-полицейскийларга багышланган стендны күрделәр. Колзихан Смагуловна Эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең мөһим аспектлары турында сөйләп, балалар өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрде.
Кинология хезмәте эшен күрсәтү катнашучыларда аеруча соклану уятты. Полиция-кинологлар хезмәт этләренең командаларны үтәвен, шартлы хокук бозучыны эзләүләрен һәм киртәләр полосасын узуларын күрсәттеләр. Балалар хәтта үзләрен кинологлар ролендә дә сынап карый алдылар.
Экскурсия азагында балалар полиция хезмәткәрләренә кызыклы һәм танып белү чаралары өчен рәхмәт белдерделәр, Лениногорск шәһәре Эчке эшләр министрлыгы бинасы фонында фотога төштеләр.
Мондый очрашулар яшүсмерләргә полиция эше турында күбрәк белергә генә түгел, ә булачак һөнәр сайлау турында да уйланырга ярдәм итә, полиция белән үсеп килүче буын арасында ышанычны ныгытырга ярдәм итә, шулай ук балаларга законнарны үтәүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә.