Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкә сәләтле гражданнар һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшүсмерләр өчен чара оештырганнар.
Чара гражданнарга эшкә урнашу, яңадан укыту һәм эш эзләүдә ярдәм итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү максатында оештырылды. Эшкә урнаштыру бүлеге мөдире Гыймадиева Илгизә катнашучыларга программаның төп аспектлары турында сөйләде, шул исәптән: эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар өчен һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү, үз эшләрен ачуда финанс ярдәме күрсәтү, социаль яктан зәгыйфь категория гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру.
«Работа в России» порталы кебек онлайн-сервисларга аерым игътибар бирелде, анда актуаль вакансияләр табарга һәм квалификация күтәрү курсларын узарга мөмкин. Катнашучылар индивидуаль консультацияләр һәм резюме төзүдә ярдәм алдылар.
«Безнең бурыч - һәркемгә кулай эш табарга ярдәм итү яки уңышлы эшкә урнашу өчен яңа күнекмәләр алу", - дип ассызыклады Илгизә Гыймадиева.
Чара тере аралашу форматында узды, бу анда катнашучыларга файдалы мәгълүмат алу гына түгел, ә сораулар бирергә, төбәктә эшкә урнашу перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Киләчәктә үзәк мондый очрашуларны даими рәвештә уздырырга планлаштыра.