7 нче урта мәктәп лагере укучылары Никахлашу сараенда мавыктыргыч экскурсиядә булдылар.
ЗАГС бүлеге белгечләре аларның учреждениенең эше турында нәрсә белүләре белән кызыксындылар. Күпләр өчен ЗАГС беренче чиратта туйлар белән ассоциацияләнә икән. Әмма хезмәткәрләр никахны теркәү – аларның эшенең бер өлеше генә, ә төп эшчәнлек мөһим документларны рәсмиләштерү һәм архивлар алып бару белән бәйле, дип аңлаттылар.
Балалар ЗАГСта гражданлык хәле актлары теркәлүен, архивның ничек формалашуын һәм никахлашу өчен нинди шартлар кирәклеген белделәр. Укучылар кияү белән кәләш бүлмәләрендә, шулай ук кеше тормышында иң мөһим вакыйгалар – никахны теркәү, балалар туу, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантаналы залда булдылар.
Дәрес кысаларында балаларга гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Феврония турында, шулай ук Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә торган «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәме турында сөйләделәр.