Шөгер авылында яшәүче Кашапова Әкълимә Габденәгыйм кызына"ТАССР төзелүгә 100 ел"медале тапшырылды

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова Шөгер авылында яшәүче 100 яшьлек Кашапова Әкълимә Габденәгыйм кызына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Әкълимә Габденәгыйм  1925 елның 5 маенда Лениногорск районының Карагай авылында туа. Туктар-Урдалы урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаган. 
Үз теләге белән фронтка языла, әмма 1943 елда Шөгер район хәрби комиссариатыннан Ярославль шәһәренә, фронт өчен агач хәзерләү эшләренә һәм фронт өчен детальләр чыгаручы предприятиеләргә җибәрелә. Сугыш чорында эш еллары авыр була, эш көне 12 сәгать тәшкил итә. Тигезлектә ирләр белән эшләргә туры килә.  1945 елның ноябрендә Карагай авылына кайта, кияүгә чыга, улы туа.

 

 

1949 елда гаиләсе белән Кыргызстанга Күчкарт бистәсенә китә. Гомер буе балалар бакчасында няня һәм пешекче булып эшли. Коллективта яхшы исәптә була, күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталары бар

 Пенсиягә чыккач, туган ягыма кайту турында уйлана башладым, ди. 1999 елда Лениногорск районының Карагай авылына кайта.

 2018 елда Шөгер авылында төзекләндерелгән фатирга күченә. 

Йортта һәрвакыт кунаклар күп, якын туганнары һәм күршеләре Әкълимә апага һәрьяклап ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International