Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова Федотовка авылында яшәүче Григорьева Ульяна Федоровнага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Григорьева Ульяна Федоровна 1925 елның 20 августында Татарстан АССРның Лениногорск районы Федотовка авылында туа. Ульяна Федоровнаның әти-әнисе колхозда эшли, гаиләдә биш бала була. 5 сыйныфны тәмамлап, сугыш елларында колхозда эшли. Сугыштан соң авыл советында техник булып эшли.
1953 елда Лениногорскига күчеп килә һәм «Ромашкиннефтестрой» тресының нефть сәнәгате предприятиесенең 12нче төзелеш-монтаж идарәсендә төрле эшләәәр башкаручы булып урнаша. Яхшы һәм намуслы хезмәте өчен берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Ульяна Федоровна мәдәният сараенда 13 ел эшләп, 1982 елда лаеклы ялга чыга.
Ульяна Федоровна «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән, шулай ук «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале һәм Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы бар.
Хәзерге вакытта ул якын туганнарының кайгыртуы һәм игътибары белән әйләндереп алынган, алар аның янына даими килеп торалар, көндәлек эшләрдә ярдәм итәләр һәм җылы, ярдәмчел атмосфера тудыралар, уңайлылык һәм җан тынычлыгы тәэмин итәләр