Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова Түбән Чыршылы авылында яшәүче Гасимә Гайнетдин кызына "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел" медале тапшырды, ул 2025 елның 1 мартында 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гасимә Гайнетдин кызы Түбән Чыршылы авылында крестьян гаиләсендә туа. Тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны. 1939 елда Гасимә Гайнетдин кызы Түбән Чыршылы авылындагы крестьян яшьләре мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый, сеңелләрен һәм энеләрен карый һәм сугышка кадәр «Спартак»колхозының кыр эшләрендә әти-әниләренә булыша.
Яшь чагында якты киләчәк турында хыялланган Гасимә Гайнетдиновнаның бөтен өметен сугыш җимерә. Сугыш елларында аны Урал урманнарына такта яру заводына җибәрәләр. Сугыш ахырына кадәр Ленинград өлкәсендә электр линияләрен торгызып Карелиягә кадәр барып җитә.
Сугыштан соң ул туган авылына кайта һәм үзенең герое Габдрахман Әфхәдиевне очрата. Аның белән бергә 47 ел яшәгәннәр. Туган ягыбыз «Спартак»колхозында хезмәт куялар. Дүрт бала үстергәннәр. Аның биш оныгы, 10 оныкчыгы бар.
Гасимә Гайнетдин кызы-авылның җанлы тарихы. Күрү сәләте начарлануга карамастан, хәтере бик яхшы. Сугыштан соңгы елларны ул күз яшьләре белән искә ала.
Бик авыр хатирәләргә карамастан, күңелсезләнмәскә тырыша. Авыл халкы аңа тирән хөрмәт белән карый. Йорт һәрвакыт кунаклар һәм күршеләр белән тулы. Һәр очрашуда авыл кешеләре турында сораша, яңалыклар белән кызыксына.
Бүгенге көндә аның бер генә теләге бар-тик сугыш туктасын һәм катнашучыларның барысы да җиңү белән гаиләләренә кайтсын һәм тынычлык урнашсын.