ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Республика буенча  Роспотребнадзор идарәсе 13 - 17 мартта  кулланучы хокуларын яклау буенча “кайнар телефон линиясе” үткәрә.

 

Россиядә хәзер яшүсмерләрнең үлем белән уйнау очраклары ишетелә башлады. Алар югары каттан сикерә, үз-үзләрен кискәли.

Бүген шәһәребезнең  6 ветераны 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Шәһәрлеләр: Әксәнов Мостафа Сәлахович, Идрисов Сәид Нургалиевич, Ситдиков Юсыф Җиангирович, Алтынбаев Кәшәф Арысланович, Рәфетдинова Тайфә Калимулловна, Урдалыдан Хәйрова Минзифа Хәйдәровна.

Ул мэриянең актлар залында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтте. Төп мәсьәләләрнең берсе – авыл халкының активлыгын арттыру иде.

Кичә шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында мини-футбол буенча шәһәр беренчелеге узды. Уку йортларыннан егетләр командалары ярышты.

1 марттан «iВолга-2017» яшьләр форумында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады. Ул 14-24 июньдә Самара өлкәсендә берничә тематик сменада  үтәчәк.

Россия Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев Министрлар Кабинеты гаиләләр тарафыннан ана капиталы алу гаризасын карау вакытын 10 көнгә кадәр кыскартуын белдерде. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

 

 

Лениногорск китапханәләре "Миндә - дөнья, дөньяда - мин" исемле Бөтенроссия  акциясенә кушылды. Чара калмык халык шагыйре Давид Кугультиновның тууына 95 ел тулуга багышланган иде. Акциянең инициаторы булып Калмыкия Республиксының А.М. Амур-Санана исемендәге Халык китапханәсе тора.

14 март көнне шәһәребез уку йортларында сораштыру узды.Республика студентлары хезмәт отрядлары үзәге  Яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе белгечләре белән берлектә Лениногорск студентлары арасында сораштыру уздырды. Максаты яшьләрнең киләчәккә карашын һәм ихтыяҗларын ачыклау.

Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызда яшәп "Для добрых дел от любящих сердец" дип исемләнгән акциядә катнашучыларның ирекле һәм үз көче белән 10250 сум акча җыелды һәм ул 2017 елның 13 март көнендә Анжела Вавилова Фондына күчерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International