Район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе үтте

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Ул мэриянең актлар залында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтте. Төп мәсьәләләрнең берсе – авыл халкының активлыгын арттыру иде. Бу турыда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов чыгыш ясады. Урмышлы авылындагы эш тәҗрибәсе турында әлеге авыл депутаты Артур Хәбибуллин чыгыш ясады. Сессиядә шулай ук кеше хокуклары, Совет карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә каралды, барысы буенча да карарлар кабул ителде.

Куакбаш авылы җирлеге "Көньяк-көнчыгыш төбәгендәге авылларда иң яхшы бизәлгән чыршы" бәйгесендә катнашкан булган. Сессиядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирлек башлыгы Рушания Әхмәтҗановага диплом тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International